"Асылташ" приюты тәрбиячеләре һәр балага үзенчәлекле алым таба

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының балалар һәм яшүсмерләр өчен «Асылташ» социаль приютында төрле яшьтәге һәм сәламәтлек торышы булган балалар тәрбияләнә. Төркемнәрнең берсендә күрү сәләте патологиясе булган Реналь исемле малай бар.

Бертуктаусыз эш ярдәмендә тәрбиячеләр баланы мөстәкыйль рәвештә ашарга, чынаяктан эчәргә өйрәткән, бала гади санитар-гигиена күнекмәләрен башкара ала. Приютта булган чорда Реналь сирәгрәк чирли башлады, төрле чараларда катнаша, спорт инструкторы җитәкчелегендә индивидуаль дәресләргә йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International