«Наз» приюты карамагындагы балалар бакча эше серләрен төшенүне дәвам итә

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

«Йорт эшләре» түгәрәгендә Әгерҗе «Наз» приюты карамагындагы балалар тормышта кирәкле күнекмәләр алалар, үсентеләр үстерү белән шөгелләнәләр.

Социаль педагог Надежда Смирнова җитәкчелеге астында балалар орлык чәчәләр, тишелеп чыккан үсентеләрне аерым савытларга күчереп утырталар. Хәзер балаларга үскәнен яхшылап күзәтәсе һәм вакытында су сибеп, файдалы ашламалар гына кертәсе кала.

Үзәк балаларының планнары зур: киләсе елга алар мул помидор уңышы җыярларына ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International