«Веста» үзәге белгече профилактик чара үткәрде

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

«Ветер перемен» клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү «Веста» үзәге белгечләр Яшьләр клиникасы психологлары белән берлектә «Игелекле эшләр атмосферасы» темасына чираттагы дәрес үткәрде. Чарада закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер катнашты.

Чараның максаты – яшүсмерләргә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, игелеклелек, түземлек, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруга юнәлеш бирү.

Очрашу башында укучылар «Сәламәт яшәүгә этәргеч» дигән видеоязма карады һәм фикер алыштылар. Оештыручылар сүзләренә караганда, әңгәмә барышында яшүсмерләр теләгең булса, тормышта барысына да ирешергә мөмкин дигән фикергә килделәр. Әмма моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм үзеңнең сәламәтлегеңне сакларга кирәк.

Чара ахырында яшүсмерләр бер-берсенә, психолог һәм үзәк белгечләренә матур теләкләр язып калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International