Түбән Каманың балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында «Толстовские чтения» дип аталган чара узды. Укулар язучының 190-еллыгына багышланган иде.
Дәрестә тәрбияче Вера Боллих Лев Толстой эшкәртүендәге «Три медведя» әкиятен укыды. Сабыйлар әкиятне зур кызыксыну белән тыңладылар. Тәрбияче балаларга нигә өйдән ерак китәргә яки чит йортларга керергә ярамаганын аңлатты, ә балалар тагын бер тапкыр куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар.
«Балалар өчен язылган әсәрләрендә Лев Толстой аңлаешлы итеп балаларны тәртипкә һәм үз-үзеңне яхшы тотарга өйрәтү турында аңлата. Язучының әсәрләре яхшылыкка, мәхәббәткә, батырлык һәм зирәклеккә өйрәтә», – дип саный приют тәрбиячесе Вера Боллих.