«Җылы оеклар» акциясе

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Чистай һәм Түбән Кама епископы – Преосвященнейший Парменның фатихасын үтәп, Пасха бәйрәме алдыннан барлык епархия благочинияләрендә «Җылы оеклар» дигән хәйрия акциясе уза.

Бу игелекле эшкә Спас благочиния гыйбадәтханәләре кушылды – дин әһелләре һәм активистлар, өлкән һәм ялгыз кешеләргә бүләк итеп тапшырырга, җылы оеклар җыюны игълан итте. Белгәнебезчә, һәрбер үткәрелүче хәйрия чарасында иң мөһиме – кайгыртучанлык, еш кына игътибарга мохтаҗ өлкәннәргә карата ихтирам һәм мәхәббәт белдерү.

Оекларны тапшырырга Яңа Чишмә интернат-йортына Отец Семен килде. Интернат-йортта 47 кеше яши, аларның һәрберсенә, җылы оеклардан тыш, атакай ихлас һәм изге сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International