Татарстан Республикасы территориясендә «Без бергә» хәйрия акциясе 28 мартта Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәм 30 мартта Дербышки акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында старт алды.
Әлеге учрежденияләр карамагындагылар өчен «Аппарель» Төбәкара инвалидлар ассоциациясе концерт белән чыгыш ясады, спорт уеннары һәм ярышлар үткәрде, иганәчеләр исеменнән бүләкләр тапшырды.
«Аппарель» ТИА вәкилләре өчен Казан Кремле, А. Мазитов музее, «Зөя утрау-шәһәрчеге» тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы буенча экскурсияләр оештырылды. Шулай ук кунаклар Бауман урамында, Богоявление Соборы колокольнясендә, Арча «Казан арты» тарихи-этнография музеендә булдылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге һәм Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы әлеге күркәм проектның шаһитләре булырга мөмкинлек булдырган өчен «Аппарель» Төбәкара инвалидлар ассоциациясенә ихлас рәхмәтләрен белдерә.