2018нче елның март ае карлы булды. Әгерҗе муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Наз» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Карлы бум» акциясендә актив катнаштылар.
30 мартта социаль реаблитация мөдире Фәйхүнә Варисова алты приютта тәрбияләнүче белән ялгыз пенсионер Любовь Коновалованың өй янындагы карларны көрәргә булыштылар.
«Наз» приюты җитәкчеләре белән бергә, приютта тәрбияләнүчеләр ялгыз яшәүче өлкәннәргә, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, хезмәт ветераннарына кар көрәргә, йорт-җирләрен чүптән арындырырга, бәрәңге алу хезмәтләрендә булышалар. Авылдашлар, өлкәннәр балаларның хөрмәтенә, ярдәменә бик рәхмәтле. Өлкәннәр балаларны җылы һәм матур сүзләр белән мактыйлар, рәхмәтләрен җиткерәләр, ә тәрбиячеләр исә балаларны мохтаҗларны хөрмәтләргә һәм аларга ярдәм итәргә өйрәтәләр.