«Балкыш» социаль приютында эвакуация күнекмәләрен ныгыттылар

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Түбән Кама муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приютында хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр өчен гадәттән тыш хәлләр вакытында кирәкле дөрес гамәлләрне ныгыту өчен өйрәнү эвакуациясе узды.

Тревога сигналы буенча оператив рәвештә бинадан приют территориясенә чыгу оештырылды. Төгәл гамәлләр һәм инструкцияләр ярдәмендә барлык хезмәткәрләр һәм тәрбияләнүчеләр “янган” бинадан исән-имин чыгарылдылар.

Әйтергә кирәк, «Балкыш» социаль приютында әлеге чаралар ел дәвамында даими рәвештә үткәрелә, шуңа күрә иң кечкенә тәрбияләнүчеләр дә куркып калмады, ә тәрбиячеләрнең барлык күрсәтмәләрен дә төгәл башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International