Бүген Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог Наилә Турова “Туган көнен билгеләп үтүче” дигән бәйрәм чарасы оештырды.
Чара башында котлаулар яңгырады, «Каравай» җыры башкарылды. Туган көнен билгеләп үтүчегә кечкенә сувенирлар тапшырылды.
Шулай ук балалар һәм аларның ата-аналары өчен төрле мавыктыргыч конкурслар әзерләнде.