«Нинди без барыбыз да төрле» курсы кысаларында Түбән Кама «Веста » гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Татьяна Никифорова 7 нче номерлы социаль участогында төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес башында белгеч «Нәрсә ул толерантлык?» дигән темага әңгәмә үткәрде. Аннары «Хәерле көн, шалом, салют!» уен барышында балалар төрле милләт кешеләре ничек иеп сәлам бирүләре белән танышты.
Ахырда белгеч балаларга башка кешеләр белән матур аралашырга кушты.