«Язгы игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Хайбулова Р. Г. табиб А. Шишонин методикасы буенча «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дигән темага гимнастика үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны сәламәт яшәү рәвешенә һәм күнекмәләренә өйрәтү иде.
Кеше тормышында сәламәтлек һәрвакыт төп байлык булып кала. Кешеләр балаларына, оныкларына сәламәт яшәү рәвешен үз үрнәкләре аша күрсәтә ала.
Чарада катнашучылар гимнастика ярдәмендә кәефләрен яхшыртырга һәм җайга салуны өйрәнделәр.
Чарада 18 кеше катнашты.