Апас «Рассвет» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе педагогы «Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында «экология» дәресе үткәрде.
Чараның максаты – үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү.
Дәрес барышында зур күләмдә калдыклар мәсьәләсе күтәрелде, экологик проблема турында әңгәмә алып барылды.
Яшүсмерләр фикер алышуда актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.