“Наз” үзәге карамагындагылар китапханәгә сәяхәт кылды

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча барган “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе кысаларында 2018 елның 13 нче мартында «Наз» социаль тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр Чепья авыл китапханәсенә бардылар. Чепья авыл китапханәсенәсенең филиал бүлекчәсе мөдире Зиатдинова Залия Фәләхетдиновна бөек язучы Лев Николевич Толстой иҗатына багышланган “Слово есть поступок” исеме астында китап күргәзмәсе белән таныштырып узды һәм аннан соң  китапханә буенча сәяхәт ясады. Кирәкле мәгълүматны, яңалыкны мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм өлкәннәребез китапханәдә булган әңгәмәдән, күргәзмә материаллардан җиңел аңлыйлар, буш вакытны файдалы кулланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International