«Широка стана моя родная» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Кукмара район инвалидлар оешмасы Киров өлкәсенең Нократ Аланына экскурсион тур оештырды.
Экскурсия барышында активистлар «Ивушка» музеенда булдылар, шәһәрнең истәлекле урыннары белән таныштылар.