Алабуга интернат-йортында игелек Атнасы

2018 елның 14 марты, чәршәмбе

Бүген Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Язгы игелек атнасы - эстафета» игелекле эшләр эстафетасына багышланган чаралар узды.

Әбиләр һәм бабайларга Алабуга районы Костенево авылы халкы кече ватаны турында сөйләделәр. Авыл мәдәният йортының «Рябинушка» иҗади коллективы рус табигате, урманнары, чишмәләре һәм елгалары турында җырлар башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International