Гомумроссия акция кысаларында Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече мәгълүмат сәгать үткәрде.Чара №5 социаль участогында 14-15 яшьлек яшүсмерләр белән үткәрелде.
Белгеч балаларга наркотикларның кешегә куркынычлыгы турында сөйләде, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.
Шулай ук белгеч «Наркотик – ул үлем!» дигән фильм күрсәтте.