Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасының Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлеге” турында брифинг булып узды.
Чарада ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов катнашты.
2018 елның 1 нче гыйнварына Татарстанда барлыгы физик мөмкинлекләре чикле 288 321 сайлаучы бар, шул исәптән 6 733 сайлаучы күрү буенча мөмкинлекләре чикле, 6 207 – ишетү буенча, 7 439 – коляскаларда йөрүче инвалид.
Барлык 65 территориаль сайлау комиссияләрендә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү буенча эшче төркемнәр булдырылды.