«Уңайлы шәһәр формалаштыру» өстенлекле проект кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең дәвалау физкультурасы буенча инструкторы «Скандинав йөреше» технологиясе буенча дәрес үткәрде.
Дәрес язгы кояш нурлары астында саф һавада узды, биредә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар скандинав йөрү техникасын үзләштерде.