«Татарстан – безнең уртак йортыбыз» - шундый исем астында Лаеш тернәкләндерү үзәгендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган инвалид балалар өчен чара узды.
Чара барышында балаларны Татар автономияле республикасы, аның тарихы, милләтләре, мәдәни-тарихи мирасы белән таныштырдылар.
Ахырда балалар «Татарстан Республикасы – Евразия йөрәге» дигән видеоролик карады.