Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 7нче мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Иң якыннарга, яратканнарга!» исемле чара уздырылды.
Балалар әниләрен, әбиләрен матур җырлар, биюләр белән сөендерделәр. 28 инвалид бала һәм аларның ата-аналары төрле уеннарда, ярышларда катнаштылар, җырлар җырладылар.