Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече шушы көннәрдә Ижауда узган Идел Буе федераль округының «Остаз» форумында катнашты.
Кунакларны Удмуртия башлыгы Александр Бречалов, баш федераль инспектор Дмитрий Мусин, стратегик инициативалар Агентлыгының җитәкчесе Сергей Бочаров сәламләде.
Көн дәвамында форум мәйданчыгында презентация, мастер-класслар, панель дискуссияләр оештырылды.