Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең илә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсе белгечләре чара үткәрде. Анда социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр катнашты.
Әлеге чараның бизәге булып Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте студентларының концерт номерлары торды.
Социаль эш буенча белгеч Наилә Гәрәева кәгазьдән чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрде.