Шушы көннәрдә Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында социаль педагог Екатерина Карнаухова кече мәктәп төркеме балалары белән чара уздырды.
Дәрес кысаларында балаларга презентация күрсәтелде. Балалар ТАССР барлыкка килү тарихы, республика составы, халыклар гореф-гадәтләре белән таныштылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.