Җир йөзендә әнидән дә кадерлерәк кеше юктыр. Әни ул-безгә тормыш бирүче, иң җылы караш, иң яратучы йөрәк, иң йомшак куллар. Hәрберебез әнигә 8 мартка иң матур, аерылып торучы бүләк алырга тырыша. Ә андый бүләкне үз кулларың белән ясасаң, ул аеруча истәлекле була.
Яңа Чишмә муниципаль районы "Забота" социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 8 март бәйрәме уңаеннан балалар белән "Әнигә бүләк" дигән чара үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар рәхәтләнеп, балык фантазияләрен кулланып, иң изге теләкләр белән әниләренә оригиналь открыткалар ясап куйдылар.