«Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чара үткәрде.
Чараның максаты – бәйрәм атмосферасы булдыру, эмоциональ торышны җайга салу.
Бәйрәмгә хезмәт тернәкләндерү кабинетына йөрүче гаиләләр чакырылды. Хатын-кызларны бәйрәм программасы көтте.
Бәйрәм тантанага килгән хатын-кызларга котлау сүзләреннән башланды. Белгечләр тарафыннан музыкаль номерлар, күңелле уеннар, котлаулар оештырылды.