Түбән Кама шәһәренең китапханәләрдә Лев Толстой иҗатына багышланган акцияләр старт алды. «Балкыш» балалар социаль приюты карамагындагылар да акциягә кушылды.
Китапханә хезмәткәрләре приют карамагындагы балалар өчен Лев Толстой әсәрләре буенча әдәби уку оештырды. Балалар язучының китаплары күргәзмәсе белән дә танышты.