Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
Бу көнне, иң ихлас теләкләр әниләр һәм әбиләр хөрмәтенә яңгырады. Татьяна Андряшова Сергей Есенин, ә Марина Ещиганова Эдуард Асадов шигырьләрен укыды, Марина Кириллина җыелганнарга бик матур котлау бүләк итте.
Чара ахырында ата-аналар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.