Татарстанда авылда торучы әниләргә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүләргә гаризалар кабул итү дәвам итә

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Узган ел ахырында РФ Президенты Владимир Путин “Балачак унъеллыгы” илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында игълан итте. Аның кысаларында яшь гаиләләрнең яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән инициативалар булдырылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук авылда яшәүче яшь хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертте. Әлеге түләүләр авыл җирлегендә яшәүче 25 яшькә кадәрге хатын-кызларда беренче бала тууны стимуллаштыру өчен (50 мең сум), 29 яшькә кадәрге хатын-кызларда өченче бала тууны стимуллаштыру өчен (100 мең сум) мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта мондый хатын-кызлар саны республикада быел 2,5 мең дип фаразлана. Шуларның якынча 2 меңе түләүләрне беренче балага, 400 дән артык хатын-кыз өченче балага алачак.

Лаеш районында торучы быел өченче бала тапкан хатын-кыз беренчеләрдән булып социаль яклау учреждениясенә мөрәҗәгать итте.

Барлыгы агымдагы ай башына Татарстан авылларыннан 76 хатын-кыз беренче бала туу сәбәпле, һәм 19 хатын-кыз өченче бала туу сәбәпле мөрәҗәгать иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International