«Изгелектә” интеллектуаль уен узды

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

2018 нче елның 2 нче мартында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә «Сайлаулар – безнең киләчәгебез»-  дигән тема буенча интеллектуаль уен «Брейн-ринг”  булып узды, анда 40 тан артык мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнашты. Чарада катнашучыларга Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы Башкарма комитеты хакимияте башлыгы урынбасары Вәлеева Эльвира Гафур кызы кереш сүз белән мөрәҗәгать итте. Уенны уздыруда яшьләр клубы «Ника» активистлары булышты.

  Чараның максаты һәм бурычы: актив гражданлык позициясен формалаштыру һәм сайлау кампанияләрендә җаваплы караш белән катнашу.

Уенда алтышар кешедән торган биш команда катнашты.

   Чара  ахырында уенда  җиңүчеләрне билгеләделәр һәм дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International