Бүген Сарман районы администрациясендә формаль булмаган мәшгульлек буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
Чарада администрациясе, район прокуратурасы, мәшгульлек үзәге, салым инспекциясе, пенсия фонды идарәсе, социаль иминиятләштерү вәкилләре катнашты.
Утырыш йомгаклары буенча формаль булмаган мәшгульлек алып барган эш бирүчеләр белән индивидуаль рәвештә эш алып барылачак дип кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 2018 елның 1 гыйнварыннан бюджет оешмаларында минималь хезмәт хакы 9489 сумны тәшкил итә, ә бюджеттан тыш сектор оешмаларда - 10126 сум.