Бәйрәм алдыннан Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында бәйрәмгә әзерлек бара.
Өлкән төркем малайлар Халыкара хатын-кызлар көненә тәрбияче Гөлназ Курмакаева белән гофрированный кәгазьдән чәчәкләр әзерләде.
Тәрбияче мастер-класс үткәрде, барысын да җентекләп аңлатты.