Әлмәт «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге агымдагы елның 28 февралендә Казанда узган «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч – 2018» конкурсында катнашты.
Исегезгә төшерәбез, конкурс Регионара хезмәтне саклау ассоциациясе тарафыннан, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән оештырылды.
Шулай итеп, татар телендә хезмәтне саклау буенча иң яхшы инструкциясе конкурсында Әлмәт «Опека» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге беренче урынны алды.