«Якын кешеләр» клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм алучы хатын-кызлар белән чираттагы очрашу үткәрде.
Дәрес башында психолог катнашучыларга «Эссе көн», «Яма», «Критик хәлдә минем гамәлләр» кебек күнегүләр үтәргә тәкъдим ясады.