Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «PROFF-навигатор» проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

«PROFF-навигатор» дигән проект кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге профконсультанты 9 нчы мәктәп базасында «Яңа вакыт - яңа һөнәр» дигән чара үткәрде. Аның катнашучылары арасында мөмкинлекләре чикле булган -9 сыйныф укучылары булды.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгече хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган һөнәрләр турында сөйләде, һөнәри юнәлеш бирүче тестлар үткәрде, фильм күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International