Хезмәт тернәкләндерү кабинетлары социаль хезмәт алучыларга тормыш сыйфатын яхшырту өчен яңа идеяләр үстерергә булыша

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

2017 елның декабрь аенда узган Төбәкара форумда “Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү нәтиҗәле практикалар үстерү буенча чаралар комплексын” гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясалды.

Төп казанышларның берсе булып социаль яклау учреждениеләрен хезмәт тернәкләндерү кабинетлары белән җиһазлау торды. Мондый кабинетлар «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә ачылды. Аларда мастер-класслар, практик дәресләр үткәрелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International