Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең сәламәт яшәү рәвешенә зур игътибар бирә.
Тәрбияче Ираида Мадиярова «Сәламәт булырга модалы!» темасына рәсем күргәзмәсе оештырды.
«Сәламәт яшәү рәвеше яшүсмерләр өчен мөһим генә түгел, ә бик кирәк; әгәр дә яшь кеше уңышларга ирешергә тели икән, аңа сәламәт һәм максатчан булырга кирәк», - дип саный Ираида Мадиярова.