Алабуга интернат-йорты 2017 елга нәтиҗәләр ясады

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 2017 елга учреждение эшчәнлегенә йомгак ясау буенча җыелыш узды.

Директор Елена Голованова сүзләренчә, интернат-йортта шактый яңалыклар кертелде.

Учреждение хезмәткәрләре - өлкән шәфкать туташы Валентина Егорова, хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева, киңәшче Альбина Ханипова – учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр: медицина-социаль, савыктыру, социаль-психологик, социаль-хезмәт, социаль-көнкүреш, социаль-педагогик, социомәдәни тернәкләндерү.

Әйтик, узган ел дәвамында учреждениедә 10 түгәрәк эшләде, даими рәвештә төрле дәресләр үткәрелде. Ел дәвамында хезмәткәрләр һәм өлкәннәр республика һәм россия күләмендәге семинарлар, конференцияләр, фестиваль һәм форумнарда катнашты.

Очрашу ахырында Алабуга муниципаль районы социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова учреждение коллективына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International