Кичә, 31 гыйнварда, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Чистайда гражданнарны кабул итү үткәрде.
Чарада шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов һәм социаль әһәмиятле хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.
Гражданнарны инвалидларны эшкә урнаштыру, «Хезмәт Ветераны» категориясе буенча ташламалар бирү кебек сораулар кызыксындырды.
Эш сәфәре барышында министрлык җитәкчесе Чистай районы ведомство карамагындагы учреждениеләрның хезмәт коллективлары белән очрашты. Очрашуда Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов та булды.