Лениногорск «Исток-Башлангыч» үзәге карамагындагыга 90 яшь тулды

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Лениногорск районында яшәүче Әлфия Идиатуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шундый истәлекле көнне аны котларга администрация вәкиле Гөлфирә Рәфыйкова, «ТМНУ» ААҖ генераль директоры Равил Гобәйдуллин һәм «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре килде.

Гөлфирә Рәфыйкова Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International