«Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында тәрбияләнүчеләрнең яраткан дәресләренең берсе - тимераякта шуу.
Өлкән төркемдәге малайлар тимераякта шуды, ярышлар оештырды, хоккей уйнады.
«Тимераякта шуу күңелле дә бик файдалы да, диләр табиблар. Чөнки фигуралы шуу төрле физик күнегүләр комплексын тәшкил итә», - дип сөйләде приют тәрбиячесе Гөлназ Курмакаева.