Яр Чаллы социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кванториум»да булдылар

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Кванториум» технопаркында булдылар.

Экскурсия барышында балалар 11 мәйданчыкта булдылар – «Наноквантум», «Космоквантум», «Геоквантум», «3D-модельләштерү» һәм башкалар.

Приют белгечләре сүзләренчә, «Кванториум» технопаркы балаларга үзенең потенциалын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International