Буада бәйрәм чаралары старт алды

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре яңа ел чараларын тормышка ашыруга керештеләр.

Досуг үзәге хезмәткәрләре белән берлектә балаларга яңа ел тамашасы күрсәтелде, биредә егетләр һәм кызлар уеннарда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, ләззәт белән җырлар җырладылар, биеделәр.

Чара ахырында балалар мультфильм карады. Барлык катнашучылар да канәгать калды һәм бик күп уңай эмоцияләр алды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International