“Бизнес нигезләре” программасы буенча оештырылган “һөнәргә керешү” курсыннан проектларны яклау һәм сертификатлар тапшыру

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Бүген Азнакай шәһәренең 7нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе базасында югары сыйныф укучылары-тыңлаучылар өчен  һөнәри юнәлеш бирүне үз эченә алган “Бизнес нигезләре” программасы булып узды.

  Бу проектларны яклауда Казан ТИСБИ идарә университетыннан “идарә” факультеты деканы урынбасары,  университетның Әлмәт филиалыннан вәкил, Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәге директоры, Азнакай мәгариф идарәсе вәкиле катнашты.

   Әлеге курсларда укытуның төп максаты – укучыларны эшкуарлык эшчәнлегенең әһәмияте һәм юнәлешләре белән таныштыру, социаль активлыгын күрсәтү, бу юнәлештә уңышка ирешү өчен кирәкле күнекмәләрне төшендерү.

  Укучылар тарафыннан төрле бизнес-проектлар тәкъдим ителде. Идеяләр эшмәкәрлекнең төрле юнәлешләрен үз эченә алган иде: ветеринар хезмәт күрсәтү, туристлык бизнесы, эстетик тәрбия бирү үзәге, инвалид-балаларга медицина, психологик, социаль ярдәм күрсәтү үзәге булдыру.

  Әлеге программада Азнакайдан 11 укучы катнашты. Алар барысы да курсларда катнашуны һәм проект яклауны раслаган сертификатлар алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International