“Тылсым” үзәгендә гаиләдә мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чара узды

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

Кукмара муниципаль район халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Шайдуллина Ленара Вильсор кызы һәм Гарафутдинова Эльмира Равиль кызы   ведомствоара  “Таң” исемле программасы буенча Кукмара муниципаль район шифаханәсендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.

Аның төп темасы: “Гаилә тормышында ләззәтне ничек булдырырга?”. Очрашу кысаларында максатчан төркем белән гаилә тормышында үзара аңлашуны ничек табарга дип әңгәмә корылды.   Шунда ук йөкле хатын-кызларга консультатив ярдәм күрсәтелде: гаилә бәхетенә ирешү буенча гомуми киңәшләр  бирелде. Шулай ук буклетлар өләшенелде.

Утырышта уздырган чараның максаты– "адреслы" хәбәрдәр системаны булдыру,  яшьләр һәм яшь гаиләләрдә булган педагогик, юридик проблемалар, мәсьәләләр күтәрелде. Аның социаль нәтиҗәсе: психологик яктан аңлы рәвештә имин гаиләләрне булдыру һәм формалаштыру. Шулай ук программаның максаты - яшь гаиләләргә гаилә төзүне  планлаштыру буенча ярдәм итү.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International