Мөмкинлекләре чикле балалар өчен туган шәһәренә экскурсия оештырылган

2017 елның 8 декабре, җомга

Инвалидлар Декадасында Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен шәһәр буенча экскурсия оештырды.

Маршрут мәдәни үсеш үзәгендә башланып китте, экскурсовод юлда кыскача район тарихы турында сөйләде.

"Гармония" үзәге белгечләре сүзләренчә, мондый экскурсияләр балаларның табигать мирасы, тарихы һәм мәдәнияте турында белемен арттыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International