Спидка каршы көрәш көне кысаларында Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Альбиной Титова һәм Елена Крутякова акция үткәрде.
Акциядә катнашучыларга СПИДның куркынычлыгы турында сөйләделәр. Шәһәр халкына сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында искәрттеләр.
Яшүсмерләргә һәм шәһәр халкына буклетлар тапшырылды.