Бүген Менделеевск шәһәре административ үзәгендә Инвалидлар Декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кулланма иҗат еллык күргәзмәсе оештырылды. "Өмет Яры" үзәгенең "Затейница" иҗади студиясендә шөгыльләнүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар күргәзмәдә 50дән артык иҗади эш тәкъдим итте.
Күргәзмәгэ килүчеләр өчен үзенчәлекле техника, чигү эшләре, декупаж, йомшак уенчыклар һәм башка күп нәрсәләр тәкъдим ителде.