"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чарада социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Җамалиева, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Мияссар Мансуров, "Тылсым" үзәге директоры Нурсөя Мөбәрәкова катнашыты.
Чара әңгәмә формасында узды, кунаклар өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның сорауларына җавап бирделәр.