Халыкара иреклеләр көне уңаеннан "Рассвет" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Без – волонтерлар!" исеме астында чара үткәрде.
Чара барышында Аграр көллиятендә социаль педагог Ләйсән Гайфутдинова волонтерлык хәрәкәте турында сөйләде, районда волонтерлар катнашында уза торган акцияләр белән таныштырды.