Бу атнада Казанда "Жемчужина Татарстана 2017" бәйгесе узачак

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

2017 елның 8 декабрендә Казанда инвалид хатын-кызлар арасында "Жемчужина Татарстана 2017" IV Республика матурлык конкурсы узачак.

Конкурсның инициаторы һәм оештыручысы булып "Жемчужина Татарстана" инвалидларга ярдәм күрсәтү Төбәк иҗтимагый оешмасы чыкты.

Чара "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатларның Берләшмәсе; Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы; ТР мәдәният министрлыгы; ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ярдәме белән узачак.

Финалда Казан, Яр Чаллы, шулай ук Чистай, Кайбыч һәм Менделеевск муниципаль районнарыннан төрле формалы инвалидлыгы булган 10 кыз катнашачак.

Чара 14.00 сәгатьтә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең "Академия" концертлар залында башлана. Адресы Казан ш., ур., Универсиада Авылы, 35. Керү ирекле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International